ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Дүшәмбе, 21 мартта, Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда этабы башлана. Ул - узган елгы чыгарылыш укучылары, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары, җитди сәбәпләр аркасында имтиханнарны төп срокларда тапшыра алмаучылар өчен уздырыла. Вакытыннан алда уздырылучы имтиханда катнашу өчен гаризаларны 14 меңнән артык кеше тапшырган.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы галимнәрнең басылып чыккан материаллары нәтиҗәлелегенә карата таләпләрне яңадан карады, алар өч тапкыр диярлек кимеде. 


19
март, 2022 ел
шимбә

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин француз теле, химия һәм астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасында катнашучылар белән онлайн-очрашу үткәрде. 

18 март көнне Казан радиомеханика көллиятендә эш бирүчеләр өчен WorldSkills ачык ишекләр көннәре сериясенә старт бирелде. 

Милли Технологик олимпиаданың «Аэрокосмик системалар» профиле буенча финал ярышлары тәмамланды. 

15 мартта «Ата-аналар белән Бердәм дәүләт имтахнын тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе старт алды, ул Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт инициативасы буенча уздырыла. Акция 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Регион җитәкчеләренең KPIларына фәнни, фәнни-технологик үсеше белән бәйле эшчәнлек тә кертеләчәк.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы санкцияләр шартларында фән һәм югары белем бирү өлкәсе өчен бердәнбер тәэмин итүчедән товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу механизмын билгеләү инициативасы белән чыкты. Яңа тәртип вузлар һәм НИИ өчен сатып алулар процедурасын тизләтәчәк.

31 марттан Татарстан халкы кэшбек программасы буенча балалар лагерьларына юлламалар сатып ала һәм шул рәвешле путевка бәясенең 50% ын кире кайтара алачак.

"Сириус" Президент лицеенда 16-17 апрельдә робототехника буенча ярышлар узачак, дип хәбәр итә ТАСС лицей матбугат хезмәтенә сылтама белән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International