"Сириус" лицеенда робототехника буенча ярышлар узачак

2022 елның 19 марты, шимбә

"Сириус" Президент лицеенда 16-17 апрельдә робототехника буенча ярышлар узачак, дип хәбәр итә ТАСС лицей матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Аларда остазлар җитәкчелегендә 4-18 яшьлек командалар һәм индивидуаль катнашучылар катнаша ала.

Ярышларның максаты - балалар арасында инженерлык һөнәрләренең абруен күтәрү һәм фәнни-техник иҗатны популярлаштыру.

"Сириус"та робототехника буенча ярышлар икенче тапкыр узачак. Быел ярышлар 11 номинация буенча уздырыла, алар арасында ике яңа юнәлеш барлыкка килде - "3D-моделирование", анда катнашучылар өч үлчәмле модель төзергә һәм аны 3D-принтерга бастырырга тиеш, "Робо-денс", анда балалар биюче роботларны җыячак.

Катнашучылар теләсә нинди традицион җайланмаларны куллана ала. Номинациягә карап, робот алдан ук яки ярышлар көнендә мәйданчыкта җыела.

Катнашу бушлай, заявкалар 31 мартка кадәр кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International