Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан студентларга психологик ярдәм күрсәтү буенча тәүлек буе кайнар линия оештырылды.
Белем бирү оешмалары командаларына «Архив документлары һәм вакытлы матбугат», «Шәхси чыгыш чыганаклары», «Сугыш еллары сәнгате әсәрләре», «Хәрби хроника һәм сугыштан соңгы елларда ил кинематографы», «Истәлекле объектлар», «Гражданнар арасында сораштыру нәтиҗәләре» ярдәмче программалары кысаларында тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру тәкъдим ителә.
Татарстанда мәктәп укучыларының 97 проценттан артыгы кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Айгөл Кашапова ведомствоның 2021 елдагы максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.
Университет базасында «Җиңүгә юл» хәрби-тарихи уен өченче ел үткәрелә. Оештыручылар - тарих-география факультеты студентлары, НГДУ «Җиңү варислары» хәрби-тарихи клубы катнашучылары. 2 ел дәвамында уен Яр Чаллы шәһәре мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде.
Татарстанда быел 1 млрд сумга 167 мәктәптә азык-төлек блогын ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Айгөл Кашапова җәмәгатьчелек фикер алышуларында 2021 елда ведомствоның максатлары һәм бурычлары турында хәбәр итте.
Җитештерүне модернизацияләүгә 49 млн сумнан артык акча кертелгән.
24-26 февраль көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» базасында рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең 4-11 нче сыйныфларында белем алучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
24-25 февраль көннәрендә Тукай районында Татарстанда “Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.
26 февральдә Казанның Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә «Алиш эзләреннән» IX Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгарифне үстерү институты ярдәмендә оештырылды.
19 февральдә Казанда 16-нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе базасында «Nел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция халыкара туган тел көненә багышланган иде. Чарада Татарстан, Башкортстан һәм Мәскәү өлкәсеннән 160 тан артык кеше катнашты.