Әлмәт политехника техникумы, хезмәттәшлек турында озак сроклы перспективалы шартнамәләр кысаларында һәм киләчәктә чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру максатыннан, төрле белгечлек студентлары белән очрашу үткәрде – нефть һәм газ скважиналарын бораулау, сәнәгать җиһазларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү – студентлар «Татбурнефть»ИК ҖЧҖ вәкилләре белән очраштылар.
"Шаян ТВ" каналы татар җырын башкаручыларның "Сәйлән" IV Балалар телевизион фестивален үткәрү турында игълан итте. Фестиваль 2022 елның 17 гыйнварыннан 2022 елның 12 ноябренә кадәр үткәрелә.
20-23 февральдә мәктәп укучыларының XXVIII Идел буе фәнни экологик конференциясе булып узды. Конференциягә 158 эш (167 катнашучы) игълан ителгән иде, көндезге этапка – 128 эш җибәрелде.
Бу уку елында укучылар саны 11 меңгә арткан, ә дүрт елдан соң парта артына 200 мең бала утырачак.
Татарстан башкаласында мәктәп ашханәләрен яңарту эше дәвам итә.
Закон проекты кабул ителгән очракта, белем бирү оешмасы, тиешле килешү төзеп, Россия Пенсия фондына мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә тапшыра алачак.
Татарстанда 20 февральдә «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2021/2022 уку елы сезонының региональ финалы тәмамланды.
2022 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елга максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
Татарстанның 37 районында барлык яшь категорияле балалар да бакчаларда урыннар юелән 100 процент тәэмин ителгән. Узган ел шундый күрсәткечле 36 район иде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева 2021 елда ведомствоның максатлары һәм бурычлары нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.
Бүген Россия югары уку йортларында укучыларга матди ярдәм күрсәтүнең төрле чаралары эшли: Дәүләт стипендияләреннән алып исемле стипендияләргә кадәр. Быел Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы университетларда стипендия фонды 53,2 млрд.сумга кадәр арттырылган. 2023 һәм 2024 елларга 57,1 млрд. сум һәм 59,3 млрд. сум күләмендә стипендия фонды күләме планлаштырылган. Студентларның нинди стипендияләр алып укырга мөмкинлекләре булу турында әлеге материалда укый аласыз.