Әлмәт политехника техникумы, хезмәттәшлек турында озак сроклы перспективалы шартнамәләр кысаларында һәм киләчәктә чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру максатыннан, төрле белгечлек студентлары белән очрашу үткәрде – нефть һәм газ скважиналарын бораулау, сәнәгать җиһазларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү – студентлар «Татбурнефть»ИК ҖЧҖ вәкилләре белән очраштылар.
Чарада персоналны үстерү һәм кадрлар аналитикасы хезмәте башлыгы Индира Абдуллина, баш механик урынбасары Азат Шәрәфетдинов, энергетика буенча сервис үзәге башлыгы урынбасары Александр Москвичев, техникум администрациясе вәкилләре катнашты.
Шулай ук экскурсияләр оештыру, мастер-класслар уздыру, җитештерү практикасын узу һәм техникумны тәмамлаучыларны алга таба эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды.
Эш бирүче вәкилләр студентларны предприятиедә эшкә урнашу шартлары, социаль гарантияләр, җитештерү үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Студентлар актуаль вакансияләр турында мәгълүмат алдылар һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.