Татарстанда 20 февральдә «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2021/2022 уку елы сезонының региональ финалы тәмамланды.
Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексы спортчыларны кунакчыл каршы алды. Чемпионат элеккеге форматта – гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында үткәрелде.
Быел финалда Мамадыш шәһәренең 3 нче урта мәктәбе һәм Лениногорск шәһәренең 12 нче лицее кызларының wild card командасы, шулай ук А.А. Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе егетләре катнашты.
Паркетка беренче булып өченче урын өчен көрәшергә Лениногорскиның 12 нче лицее һәм Зәйнең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе кызлары чыкты. Уен бик киеренке булды. Соңгы чиректә Лениногорск кызлары алга ыргылып, Зәй командасына өмет калдырмады. Очрашу 29: 21 исәбе белән тәмамланды.
Егетләр командалары арасында өченче урын өчен Баулы районының 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Әлмәтнең 4 нче урта мәктәбе спортчылары көрәште. Баулы егетләре җиңүгә омтылдылар. Оешкан уен һәм нәтиҗәле һөҗүм аркасында алар 15 очко аерма белән җиңүгә ирештеләр – исәп 58: 43 тәмамланды.
Алтын медальләр өчен Түбән Кама районының 22-нче номерлы гимназиясе баскетболчылары һәм Казан шәһәре Идел буе районының 83-нче номерлы лицее региональ финалы дебютантлары көч сынашты. Кызларга да җиңү җиңел бирелмәде. Ике команда уенчылары үз җанатарларына нервларын какшатты! Җиңүне Казан лицее командасы 41:36 исәбе белән яулады.
Беренче урын һәм Идел буе федераль округы чемпионаты финалына юллама өчен көрәштә егетләр командалары арасында Кукмара күппрофильле лицееннан һәм 7 нче санлы Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе егетләрк чыкты. Матчның беренче минутларыннан һәм уен дәвамында Кукмара баскетболчылары көндәшләренә җиңүгә бернинди өмет калдырмадылар һәм ышанычлы рәвештә 58:26 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.
Ярышларда катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Спорт секторы мөдире Лариса Габитова һәм «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы төбәкләре белән эшләү менеджеры Юлия Широкова котладылар һәм бүләкләделәр.