Агымдагы елда Казанда мәктәп ашханәләрен модернизацияләү программасын дәвам итү планлаштырыла. Капиталь ремонт барышында тагын 31 мәгариф учреждениесендә ашханә урынына мәктәп рестораннары барлыкка киләчәк. Өч ел эчендә инде төзекләндерелгән ашханәләрдә урыннар саны 6 меңнән артып китте. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина сөйләде.
Казан Мэры Илсур Метшин мәктәп ашханәләрен модернизацияләү идеясенең 2012 елда барлыкка килүен искә төшерде. «Департамент мәктәп рестораннары форматын тәкъдим иткәч, мин башта әлеге исем белән килешмәдем, тик мине яңадан күндерә алдылар. Безнең төп бурыч – мәктәп ашханәләрен үзгәртеп кору, - дип билгеләде Илсур Метшин. – Балалар төрлечә укый ала, әмма мәктәптә туклану бер үк төрле тәмле һәм файдалы булырга тиеш. Ә файдалы – ул газлы эчемлек һәм кетчуплы сосиска түгел».
Рима Мөхәммәдшина хәбәр иткәнчә, өч ел эчендә шәһәр һәм департамент акчалары хисабына мәктәп туклануын реформалаштыруга 402 млн сум акча салынган. Быел җәй башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү буенча федераль программаны тормышка ашыру кысаларында республика бюджетыннан 297,4 млн сум акча бүлеп бирелгән. 43 ашханә ремонтланган.
Узган елның сентябреннән Казанда 113 ашханә мәктәп рестораны форматы буенча эшли башлады. «Башкарылган ремонт эшләре, мәйданнарны арттыру һәм яңа мәктәпләр ачылу нәтиҗәсендә ашханәләрдә урыннар өч ел эчендә 6 меңгә артты», – дип билгеләп үтте Рима Мөхәммәдшина.