ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Үз талантларын Казан, Лаеш, Балтач һәм Арча районнары укучылары күрсәтте.

26 февральдән 28 февральгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» республика олимпиада үзәге базасында 4-11 сыйныф укучылары өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

PROинтерес фестивале 1 марттан 15 апрельгә кадәр Round кушымтасы мәйданчыгында узачак. Анда 10 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша ала. Фестивальне ТР Хөкүмәте һәм яңа кадрлар җәлеп итү белән кызыксынган Татарстанның 14 эре компаниясе хуплады. Алар арасында – генераль партнерлар: «ТрансТехсервис», «Нәфис Косметикс» һәм «Татхимфармпрепаратлар». Пилот проекты Яшел Үзән районында уңышлы сынап каралды һәм гамәлгә ашырылды.

РАНХиГС Дәүләт хезмәте һәм идарә институтының журналистика факультеты мәктәп укучыларының журналистика буенча «New media һәм заманча журналистика» V фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра.  

Укучыларның белем дәрәҗәсен сынар вакытлар килеп җитте. 1 марттан җиде миллионга якын укучы Бөтенроссия тикшерү эшләрен (ВПР) язачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кандидатларга мәдәният учреждениесен үстерү концепциясе проектын тәкъдим итәргә кирәк.

«Ростелеком», Инновацион белем бирү һәм үсеш Академиясе һәм .RU/.РФ Координация үзәге VI Бөтенроссия гаилә ИТ-марафонына теркәлүне ачу турында хәбәр итә. Катнашырга 5-11 сыйныф укучыларыннан, аларның әти-әниләреннән, туганнарыннан яки якын дусларыннан, шулай ук мәгариф оешмаларының идарәче советлары әгъзаларыннан торган гаилә командалары чакырыла. ИТ-марафон 2022 елның 2 мартыннан 27 апреленә кадәр «Интернетны өйрән - аның белән идарә ит!» проектының рәсми сайтында узачак. Катнашучыларны теркәү 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр 13 майда Халыкара гаилә көне алдыннан узачак Бөтенроссия ата-аналар форумы кысаларында игълан ителәчәк.

Гаризалар кабул итү кампаниясе 10 мартка кадәр дәвам итәчәк. флагманымуниципалитет.рф сайтында бүгенге көндә Россиянең 81 төбәгеннән 7000нән артык катнашучы теркәлгән. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

Татарстанда сигез ел эчендә эшче кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләре булдыруга 7,6 млрд. сум акча кертелгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Любовь Митрофанова ведомствоның 2021 елдагы максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.

Татарстанда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 97,36% ка кадәр арткан. Узган ел бу күрсәткеч 94% тәшкил иткән иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева ведомствоның 2021 елдагы максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International