Конкурсның заявка кампаниясенә старт 2021 елның 9 декабрендә Екатеринбургта бирелде. Проектның максаты - мәгариф өлкәсендә югары дәрәҗәдәге һөнәри компетенцияләргә һәм һөнәри күнекмәләргә ия идарәчеләрнең перспектив командаларын эзләү, үстерү һәм аларга ярдәм итү.
«Мәгариф флагманнары. Муниципалитет» Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашу өчен проект сайтында теркәлергә һәм команда җыерга кирәк.
Мартта катнашучыларга «Функциональ грамоталылык», «Гомуми белем», «Муниципаль мәгариф системасын үстерүнең психологик-педагогик һәм экономик-хокукый аспектлары» дигән өч өлештән торган онлайн-тест, шулай ук «Муниципаль мәгариф системасын үстерү программасын эшләү» дигән дистанцион белем бирү программасын узарга туры киләчәк. Тест этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән командалар ярымфиналларда һәм финалда очрашачак.
Җиңүчеләр җитәкчеләрнең кадрлар резервына керә, квалификация күтәрү программасын уза алачак, шулай ук аларга конкурс партнерларыннан бүләкләр тапшырылачак.