ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетының спорт медицинасын үстерү, спорт фәнни тикшеренүләрен үткәрү һәм спортның ишкәк ишү төрләре үзәге базасында массакүләм реабилитацияне оештыру өчен потенциалы зур. Бу хакта бүген Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Идел буе спорт һәм туризм университетының ишкәк ишү төрләре үзәгенә визиты вакытында белдерде. Депутатны үзәкнең мөмкинлекләре белән университет ректоры Рафис Борһанов таныштырды.


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстанда киләчәктә дә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен һәм WorldSkills хәрәкәтен үстерергә планлаштыралар. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча республика җыелма командасы әгъзалары белән очрашуда белдерде.

Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 106 нчы балалар бакчасы базасында "Татарстан республикасында мәктәпкәчә белем бирү системасы: үсеш торышы һәм перспективалары" дигән түгәрәк өстәл узды, ул «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе инициативасы белән оештырылды.

25 февральдән 27 февральгә кадәр Әлмәттә ел саен уздырыла торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды.

Бүгенге көндә барлык сыйныф җитәкчеләрен психология нигезләренә өйрәтү, хәвефле симптомнарны иртә стадиядә күреп, мәктәп психологына мөрәҗәгать итү бурычы куелган. Бу хакта балаларның психологик сәламәтлегенә багышланган турыдан-туры эфирда республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.

Менделеевск районы хисап сессиясендә узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш парламент башлыгы капиталь төзекләндерелгәннән соң ачылган балалар сырхауханәсе һәм 3 нче урта мәктәптә булды.

1-9 сыйныф укучылары өчен бөтенроссия онлайн-олимпиадасы Учи.ру платформасында узачак. Анда бер ай дәвамында, һәр көнне — 1 марттан 31 мартка кадәр катнашырга мөмкин.

«Балачакның цифрлы этикасы» хартиясен тормышка ашыру һәм Татарстанда цифрлаштыру елын үткәрү кысаларында Казанның 35 нче лицеенда цифрлы грамоталылыкка багышланган дәрес узды.   
 

Конкурста теләге булган Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Шәхси дә, шулай ук төркем белән дә катнашу рөхсәт ителә.

1 мартта «Сәнгать - Технологияләр - Спорт» Бөтенроссия Зур олимпиадасының мәктәп этабы ачылды. Бу - барлык төр белем бирү оешмаларында белем алучы балалар өчен, шул исәптән ОВЗ һәм инвалид балалар өчен, авыр тормыш хәленә эләккән, ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен өч тематик юнәлеш буенча уздырыла торган конкурс. Зур олимпиада Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Спорт министрлыгы ярдәмендә өч ел дәвамында үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International