1 марттан 31 мартка кадәр Татарстан укучылары финанс белеме һәм эшкуарлык буенча олимпиадада катнаша ала

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

1-9 сыйныф укучылары өчен бөтенроссия онлайн-олимпиадасы Учи.ру платформасында узачак. Анда бер ай дәвамында, һәр көнне — 1 марттан 31 мартка кадәр катнашырга мөмкин.

Көндәлек тормыштан конкрет мисалларда олимпиада биремнәре финанс тәртибенең рациональ моделе нидән гыйбарәт булуын аңлата. Алар мошенникларның алымнарын һәм маркетинг хәйләләрен танып белергә, шәхси саклык акчаларын һәм чыгымнарын планлаштырырга, банк картасыннан куркынычсыз файдаланырга өйрәнергә ярдәм итәчәк. Бурычларның аерым блоклары эшкуарлык сыйфатларын үстерүгә һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә багышланган.

Катнашучылар һәм җиңүчеләр портфолиоларын үзләренең Учи.ру кабинетларында булачак сертификатлар һәм грамоталар белән тулыландыра алачак.

Олимпиада Россия Банкы, Россия Финанс министрлыгы, НИФИ, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясе ярдәме белән һәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты бурычлары нигезендә үткәрелә. Анда катнашу бушлай.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Россиянең барлык төбәкләреннән 800 меңнән артык мәктәп укучысы «Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы» онлайн-олимпиадасының сынау һәм төп турларында катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасыннан 85 меңгә якын укучы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International