ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2022 ел
җомга

«Мәдәният.рф» порталы мәктәп укучылары өчен материаллар җыелмасы әзерләде: бер ресурста вакытны файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга, төрле фәннәр буенча белемнәреңне яхшыртырга ярдәм итә торган бөтен нәрсә җыелган.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәктәп укытучысының нинди сыйфатларга ия булуы һәм россиялеләр фикеренчә, балаларны тәрбияләү өчен кем җаваплы булырга тиешлеге турында тикшеренүләр тәкъдим итә.

28 февраль - 1 март көннәрендә Татарстанның Актаныш районында “Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.

Университетның туган көне хөрмәтенә, 5 мартта 12:00 сәгатьтә «КАИ Олимп» КСК мәйданында (Чистай ур., 65а), КАИчылар «Спорт көне»нә җыелачак.


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә конкурс бер урынга 7-8 кеше тәшкил итә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин WorldSkills стандартлары буенча республика җыелма командасы әгъзаларының очрашуында сөйләде.

Казанның Совет районында 11 нче номерлы «Листочки» («Яфраклар») яңа балалар бакчасы ачылды. Архитектор Гайнетдинов урамындагы Green торак комплексында төзелгән мәктәпкәчә учреждениегә 140 бала йөри ала. Бу яңа микрорайонда социаль инфраструктура актив үсеш ала – физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә, Нокса елгасы яр буен төзекләндерәләр, мәктәп өчен җир участогы сайлап алынган.

Татарстанда эшче һөнәрләре белгечләрен әзерләү буенча яңа программа эшли. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин WorldSkills стандартлары буенча республика җыелма командасы әгъзалары белән очрашуда сөйләде.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабына йомгак ясалды. Анда катнашучылар үзәк фән-методик комиссияләр тарафыннан эшләнгән биремнәрне үтәп, 24 гомуми белем бирү фәне буенча белемнәрен күрсәттеләр. Мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасын Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра.

Спикерлар булып психологлар, коуч-тренерлар, юристлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре чыгыш ясаячак.

Иннополис Университетында 7-11 сыйныф укучылары өчен мәгълүмати куркынычсызлык буенча Innopolis Open олимпиадасы финалы узды. Ярышларда 40 илдән һәм Россиянең 77 төбәгеннән 620 укучы катнашты. Финалда җиңү өчен Россиянең 9 төбәгеннән һәм Белоруссиядән 34 катнашучы көч сынашты. Җиңүчеләр һәм призерлар-Татарстан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Кырым, Новосибирск, Саратов һәм Калининград өлкәләре укучылары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International