Татарстанда урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә конкурс бер урынга 7-8 кеше тәшкил итә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин WorldSkills стандартлары буенча республика җыелма командасы әгъзаларының очрашуында сөйләде.
«Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә конкурс бик зур, шуңа күрә без кабул итүнең контроль саннарын ниндидер оешмаларны япмыйча гына ничек арттырырга икәнен уйларга тиеш. Аларның һәркайсы зур әһәмияткә ия», - дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Һадиуллин сүзләренә караганда, Татарстан көллиятләрендә һәм техникумнарында 73 меңнән артык студент белем ала. Республикада барлыгы 98 урта махсус белем бирү учреждениесе бар, аларның системасында - 200 дән артык белгечлек.
«Безнең төп бурыч - учреждениеләрне җиһазландыру, яңа җиһазлар китерү, яшь кадрлар белән тәэмин итү», - дип ассызыклады ул.