КАИга 90 яшь!

2022 елның 4 марты, җомга

Университетның туган көне хөрмәтенә, 5 мартта 12:00 сәгатьтә «КАИ Олимп» КСК мәйданында (Чистай ур., 65а), КАИчылар «Спорт көне»нә җыелачак.

Югары уку йортының юбилей чаралары бөтен 2022 елны колачлаячак. Фәнни конференцияләр, интеллектуаль һәм спорт ярышлары, үзәкләр һәм лабораторияләр ачылу, китаплар тәкъдир итү һәм башка төрле чаралар узачак. Төп тантаналар май-июнь айларында, уку елы тәмамлануга планлаштырылган. Моннан тыш, вуз бөтен дөньядан студент еллары турындагы истәлекләре белән уртаклашырга чакыра, теләк белдерүчеләр үз очеркларын media@kai.ru почтасына җибәрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International