Татарстанда эшче һөнәрләре белгечләрен әзерләү буенча яңа программа эшли. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин WorldSkills стандартлары буенча республика җыелма командасы әгъзалары белән очрашуда сөйләде.
"Эшче һөнәрләргә кытлык бөтен җирдә дә сизелә. Хәзер Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча эшче кадрлар әзерләүнең яңа программасы эшләнә. Бу яшь белгечләрне үстерүгә, производствода саклауга, һөнәри осталыкны арттыруга кагыла", - дип белдерде Мәгариф һәм фән министры.
Һадиуллин билгеләп үткәнчә, республиканың мәгариф өлкәсендә башлангыч сыйныф, математика, физика, рус теле укытучылары җитми. Шул ук вакытта ул бер генә мәктәп тә бу укытучыларсыз калмады, дип ышандырды.
"Эретеп ябыштыручылар, табиблар җитми. Теләсә кайсы һөнәрне алыгыз - бөтен җирдә белгечләр кирәк. Бәлки, икътисадчылар һәм юристларның артыгы бардыр, әмма сез башка юлны сайладыгыз. Сезнең һөнәргә ихтыяҗ зур, сез эшсез калмассыз. Сез үзегезгә киләчәкне тәэмин иттегез диярлек", - диде ул җыелганнарга.