Татарстанда укытучыларны психология нигезләренә өйрәтергә планлаштыралар

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Бүгенге көндә барлык сыйныф җитәкчеләрен психология нигезләренә өйрәтү, хәвефле симптомнарны иртә стадиядә күреп, мәктәп психологына мөрәҗәгать итү бурычы куелган. Бу хакта балаларның психологик сәламәтлегенә багышланган турыдан-туры эфирда республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.

Эксперт фикеренчә, төп проблема-гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр һәм ата-аналар белән мөнәсәбәтләр. «Минем тәҗрибәмдә бу иң авыры, чөнки барлык өлкәннәр дә баланы кабул итәргә һәм аңа аның проблемалары белән ярдәм итәргә әзер түгел. Безнең төп бурыч - өлкәннәрне бала проблемаларын вакытында күрергә һәм баланың алдагы тормышы тагын да имин булсын өчен вакытында ярдәм итәргә өйрәтү», - дип билгеләп үтте Әсәдуллина.

Шулай ук Әсәдуллина ата-аналарны белгечләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүдән курыкмаска чакырды.

Татарстан мәгариф системасында мондый ярдәм Казанда «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәгендә, Алабуга, Түбән Кама һәм Яр Чаллы муниципаль психологик-педагогик медик-социаль үзәкләрендә, шулай ук 23 муниципаль психологик-педагогик хезмәттә күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International