Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетының спорт медицинасын үстерү, спорт фәнни тикшеренүләрен үткәрү һәм спортның ишкәк ишү төрләре үзәге базасында массакүләм реабилитацияне оештыру өчен потенциалы зур. Бу хакта бүген Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Идел буе спорт һәм туризм университетының ишкәк ишү төрләре үзәгенә визиты вакытында белдерде. Депутатны үзәкнең мөмкинлекләре белән университет ректоры Рафис Борһанов таныштырды.
Очрашуда шулай ук университетның беренче проректоры Азат Шәрәпов, фәнни эш һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Андрей Назаренко, ишкәкле спорт төрләре үзәге директоры Андрей Феоктистов катнашты.
Карау барышында Айрат Фәррахов спортның ишкәк ишү төрләре үзәгенең һәм спорт медицинасы үзәгенең мөмкинлекләре белән танышты.
Рафис Борһанов үзәкнең мөмкинлекләре белән таныштырып, депутатка үзәкне булдыру һәм үстерү этабында күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Айрат Фәррахов, үз чиратында, комплекс ил территориясендә иң конкурентлы үзәкләрнең берсе, дип ассызыклады. Һәм аны үстерү дәвам итәчәк.