Илсур Һадиуллин: Татарстанда WorldSkills хәрәкәтен алга таба да үстерү планлаштырыла

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Татарстанда киләчәктә дә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен һәм WorldSkills хәрәкәтен үстерергә планлаштыралар. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча республика җыелма командасы әгъзалары белән очрашуда белдерде.

«WorldSkills хәрәкәте бөтен илне колачлады. Эш бирүчеләр дә, укытучылар да бу хәрәкәтнең үзен аклавын аңлый. Ә сез бу хәрәкәтнең яхшы һәм игелекле традицияләрен дәвам итүче булып торасыз. Предприятие җитәкчеләре сезгә өметләнә һәм сезне көтә, чөнки эшче кадрларга ихтыяҗ бик зур», – диде җыелганнарга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан Ел саен WorldSkills ярышларында призлы урыннар ала һәм бу юнәлештә лидер булып тора. «Без сезнең көчегезгә һәм җиңүләрегезгә ышанабыз, чөнки сезнең остазларыгыз – зур тормыш юлын узган һәм хәзер сезгә үз тәҗрибәләрен тапшыручы кешеләр. Шуңа күрә сезгә уңышлар телибез, ә безнең республиканың уңышлары – ул Россия уңышлары», – дип ассызыклады ул.

Очрашу Саранскида «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Милли чемпионатының сайлап алу ярышлары башланыр алдыннан чемпионат алды җыеннары вакытында узды, аның финалы 24-28 май көннәрендә узачак.

Милли чемпионатның ярымфиналлары 10 марттан 25 апрельгә кадәр Россиянең 27 төбәгендә WorldSkills 156 компетенциясе һәм WorldSkills Juniors 106 компетенциясе буенча узачак. Ярымфиналларда 80нән артык төбәк вәкилләре катнаша. Саранскида узган милли чемпионат финалы 102 компетенция буенча дистанцион-көндезге форматта узачак.

Татарстан ярышларда 138 WorldSkills (177 конкурсант) һәм 83 WorldSkills Juniors (116 конкурсант) компетенциясендә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International