Татарстанда сигез ел эчендә эшче кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләре булдыруга 7,6 млрд. сум акча кертелгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Любовь Митрофанова ведомствоның 2021 елдагы максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.
«2014 елдан 2021 елга кадәр ресурс үзәкләрен булдыру өчен төрле чыганаклардан – эш бирүчеләрдән, республика бюджетыннан, бюджеттан тыш акчалардан якынча 7,6 млрд.сум җәлеп ителде», – диде докладчы.
Митрофанова билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстанда ике ресурс үзәге – Казан радиомеханика көллиятендә һәм Казан нефть химиясе көллиятендә булдырылган. «Республика бюджетыннан җәлеп ителгән акча – 89 млн сум, эш бирүчеләргә-50 млн сум тирәсе», - дип ассызыклады ул.
Урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы республикада барлыгы 43 ресурс үзәге эшли, дип өстәде.
Докладчы сүзләренә караганда, узган елда барлыгы 846 мәгариф программасы гамәлгә ашырылган, шуларның 614е – ресурс үзәкләре.