26 февральдән 28 февральгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» республика олимпиада үзәге базасында 4-11 сыйныф укучылары өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада Татарстанның 26 муниципаль районыннан, Казан һәм Яр Чаллыдан 192 укучы катнашты.
Җиңүчеләр:
- Кристина Ефремова, Мамадыш районы 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең 4 сыйныф укучысы;
- Арина Исаева, Кукмара районы 4 нче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы;
- Ангелина Аблаева, Кукмара районы 3 нче урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы;
- Әмирә Саломова, Саба районы К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;
- Алейна Каракылыч, Казан шәһәре Киров районының 4 нче гимназия-интернатының 8 сыйныф укучысы;
- Нармин Хәлилова, Казан шәһәре Вахитов районының 98 нче урта гомуми белем мәктәбенең 9 сыйныф укучысы (татар-рус) ;
- Лилиана Бускина, Балтач районы гимназиясенең 10 сыйныф укучысы;
- Екатерина Шихова, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 62 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.
21 муниципаль берәмлек, Казан һәм Яр Чаллы укучылары призерлар булдылар.
Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына ТР Мәгарифне үстерү институты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, КНИТУ-КАИның халыкара белем бирү институты, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте хезмәткәрләре керде.
Жюри рәисе-Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова.