Казанның балалар сәнгать мәктәбе директоры вазыйфасына кадрлар резервына кабул итү башланды

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Казанның балалар сәнгать мәктәпләрендә директор вазыйфасына кадрлар резервына кабул итү башланды. Конкурста катнашу өчен документлар 1 нче марттан кабул ителә.

Кандидатларга проектны (MS PowerPoint программасында) һәм Казанның бер балалар сәнгать мәктәбенең үсеш концепциясе тезисларын (MS Word, Times New Roman шрифты, кегль 14) тәкъдим итәргә кирәк.

Конкурста катнашу өчен документлар 14 нче апрельнең 14:00 сәгатеннән 18:00 сәгатенә кадәр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Профсоюз ур., 25/15, 215 кабинет. Тулырак мәгълүматны +7(843)292-97-42 телефоны буенча белергә мөмкин, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

Җиңүче исеме май аенда билгеле булачак. Казанда барлыгы 25 балалар сәнгать мәктәбе бар, быел аларның өчесендә комплекслы ремонт уздыру планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International