Татарстанның 37 районы тулысынча балалар бакчасында урыннар белән тәэмин ителгән

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Татарстанның 37 районында барлык яшь категорияле балалар да бакчаларда урыннар юелән 100 процент тәэмин ителгән. Узган ел шундый күрсәткечле 36 район иде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева 2021 елда ведомствоның максатлары һәм бурычлары нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.

Нотыкчы сүзләренә караганда, республиканың сигез муниципалитетында мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 97% тан да ким. Аерым алганда, Казанда - 95,4%, Чаллыда - 96,6%, Зеленодольск районында - 97,1%, Питрәч районында - 89,9%, Лаеш районында - 91,1%, Биектау районында - 96,7%.

«1 апрельдән Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзәндә балалар бакчаларын комплектлау башлана. Без бу хәлне төзәтербез дип ышанам. Һәм безнең чиратта торучы балалар саны азаячак», - дип ассызыклады Хисамиева.

Ул шулай ук Түбән Каманың яңа микрорайонында балалар бакчасы төзү буенча карар барлыгын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International