ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре төзү өчен җиһазлар китерү турында тендер игълан итте.

2022 елның 25 февралендә Түбән Кама агросәнәгать көллияте базасында техник профильнең һөнәри программаларын үзләштерүче Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында «ПолиТехОлимП-2022» VIII Республика политехникара олимпиадасы узды.

Чишмә мәктәбендә капиталь ремонт башланды. Белем бирү оешмасын яңартуга федераль бюджеттан 44 млн сум акча бүленгән. 

Казанда 24 февральдә “Олимпиец” спорт комплексында “Киләчәк синнән тора” балалар йортлары һәм мәктәп-интернатлары командалары арасында футбол буенча Бөтенроссия ярышларының I этабы узды. 

22 февральдә Яр Чаллыда «Ел тәрбиячесе-2022» республика һөнәри конкурсының зона этабы узды.


26
февраль, 2022 ел
шимбә

XVIII Халыкара Жаутыков олимпиадасы 15 — 23 февраль көннәрендә дистанцион рәвештә үтте.

18-20 февраль көннәрендә Татарстанның 7-11 сыйныф укучылары арасында рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.

Педагогик укуларда катнашучылар яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын куллану буенча эш тәҗрибәсе белән таныштылар, галимнең хезмәтләрендә күтәрелгән проблемаларның бүгенге көн өчен дә актуальлеген билгеләп үттеләр.

2022 елның 24 февралендә Минзәлә шәһәренең гимназиясе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы үтте. Монда Әгерҗе, Тукай, Менделеевск, Минзәлә районнары һәм Чаллы шәһәренең муниципаль этапларында җиңгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты.


25
февраль, 2022 ел
җомга

Чара Роспотребнадзорның барлык санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәп көндезге яки дистанцион форматта үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International