Татарстанның Чишмә мәктәбе 44 млн сумга яңартылачак

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Чишмә мәктәбендә капиталь ремонт башланды. Белем бирү оешмасын яңартуга федераль бюджеттан 44 млн сум акча бүленгән. 

Чишмә авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов әйтүенчә, төзүчеләр эшкә керешкәннәр инде.

"Бина эчтә дә, тышта да яңартылачак. Бүген эшчеләр бинаның диварларын җылыталар, шуннан соң керамоплитка белән тышлау планлаштырыла", - дип ачыклык кертте ул.

Моннан тыш бинаның түбәсе, идәне, стеналары, тәрәзәләре яңартылачак, инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү планлаштырыла.

Мәктәптә 35 укучы белем ала, балалар бакчасына алты бала йөри. Ремонт вакытында уку процессы авыл Мәдәният йортында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International