Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның ике унынчы сыйныф укучысы Халыкара Жаутыков олимпиадасының алтын медальләрен алды

2022 елның 26 феврале, шимбә

XVIII Халыкара Жаутыков олимпиадасы 15 — 23 февраль көннәрендә дистанцион рәвештә үтте.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, алтын медальне Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның 10 сыйныф укучысы Әсгать Хөснуллин, информатика фәненнән әлеге лицейның 10 сыйныф укучысы Валерий Родионов яулаган.

КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее укучылары Дамир Сәитов һәм Раил Ягъфәров математика буенча, шул ук лицейның 9 сыйныф укучысы Ренат Кәримов һәм «Иннополис» лицееның 11 сыйныф укучысы Олег Горбатюк информатика буенча көмеш медальгә ия булдылар.

Физика фәне буенча бронза медаль белән «Иннополис» лицееның 11 сыйныф укучылары Әмир Зәйнуллин һәм Фәргать Гарипов бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International