ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2022 ел
җомга

2022 елның 24 февралендә Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче номерлы татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Насыйри укулары» дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Чара беренче дөньяви татар мәктәбенә нигез салынуга 150-еллыкка һәм бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның киң кырлы эшчәнлегенә багышланган иде.

Татарстанда ел саен 1 марттан 15 апрельгә кадәр узачак PROинтерес буенча һөнәри юнәлеш бирүче фестиваль оештырырга телиләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова хәбәр итте.

2022 елның 10 февралендә «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе — «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсының XIX сезоны ачылды. Быел бу чара халыкларның мәдәни мирасына багышлана. 

Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Рособрнадзор 2022 елда 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен элек расланган имтиханнар расписаниесенә үзгәрешләр әзерләгән. Сүз өч фән - рус теле, математика һәм җәмгыять белеме буенча Төп дәүләт имтиханын тапшыруның төп сроклары турында бара.

Төбәкләр белән берлектә Россия Мәгариф министрлыгы Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы территорияләреннән килгән барлык балаларның да белем бирү процессына кертелүен күзәтәчәк.

Бердәм дәүләт имтиханына бер айдан азрак вакыт кала - вакытыннан алда чор инде 21 мартта башлана. Быел БДИны 700 меңнән артык кеше тапшырачак, аларның күбесе - мәктәпне тәмамлаучылар.

Мәгариф министрлыгы Мәскәү дәүләт психология-педагогика университетының ресурс үзәге базасында балалар һәм өлкәннәр өчен психологик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линияләр эшен оештырды.

18 февральдә «Алабуга - Политех» сәнәгать мәйданчыгы STEM инженер көллияте территориясендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында йомгаклау коллегиясе утырышы булды.


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык идарәсе белән берлектә мәктәп яшендәге балалар арасында Интернет глобаль челтәреннән файдаланганда барлыкка килә торган проблемаларга игътибар җәлеп итү һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә конкурста катнашучыларның компетенциясен арттыру максатыннан «Интернет-куркынычсызлык галактикасы» республика конкурсы үткәрә.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Минзәлә интернат-мәктәбе территориясендә Россия мәдәни мирас елына багышланган хоккей буенча дусларча очрашу узды. Турнирда Минзәлә интернат мәктәбе, К.А.Смирнова исемендәге Татар-муганыч мәктәбе һәм Минзәлә районының Калтаков мәктәбе яшь спортчылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International