- Закон буенча безнең ил территориясендә булган һәр бала гомуми белем алырга хокуклы, - дип хәбәр иттеләр министрлыкта. - Һәр бала өчен кирәк булган барлык шартлар да тудырылачак. Бу дәреслекләр, кирәкле матди-техник база, ятим балаларга ярдәм итү, балаларны ел әйләнәсендә ял итү лагерьларына кабул итү, комплекслы психологик-педагогик ярдәм күрсәтү.
Федераль педагогика университетларыннан әйдәп баручы психологлар Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан гаиләләр килә торган регионнарга җибәрелгән. Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университеты җитәкчелеге астында белгечләр Воронеж һәм Ростов өлкәләрендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары белән бергә эшлиләр.
Бу процессларны контрольдә тоту өчен, Министр Сергей Кравцов кушуы буенча Федераль штаб төзелә, ул барысын да тәүлек әйләнәсе контрольдә тотачак.
- Без регионнар белән бергә балалар һәм аларның ата-аналарына белем бирү процессы өлешендә дә, балаларны социальләштерү, адаптацияләү өлешендә дә кирәк булганның барысын да тәэмин итәргә тиешбез, - дип шәрехләде Сергей Кравцов. - Шул ук вакытта без белем бирү процессының тулысын һәм сыйфатын саклап калырга тиеш, шуңа күрә төбәкләргә моны мәгариф системасының инде булган куәтләренә зыян китермичә эшләү бурычы куелган.