ТДИ расписаниесендә даталар үзгәрәчәк

2022 елның 25 феврале, җомга

Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Рособрнадзор 2022 елда 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен элек расланган имтиханнар расписаниесенә үзгәрешләр әзерләгән. Сүз өч фән - рус теле, математика һәм җәмгыять белеме буенча Төп дәүләт имтиханын тапшыруның төп сроклары турында бара.

Көннәр өстәлү сәбәпле, ТДИ графигына да үзгәрешләр керә. 

Төп чорның яңа графигы:

19 һәм 20 май - чит телләр;

23 һәм 24 май - математика;

27 һәм 28 май - җәмгыять белеме;

1 июньдә - тарих, физика, биология һәм химия;

7 һәм 8 июнь - рус теле;

15 июньдә - биология, информатика, география һәм химия;

22 июньдә - әдәбият, физика, информатика, география.

4 июльдән 9 июльгә кадәр расписание проектында барлык фәннәр буенча да БДИ тапшыру өчен резерв көннәр каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International