Татарстанда ел саен 1 марттан 15 апрельгә кадәр узачак PROинтерес буенча һөнәри юнәлеш бирүче фестиваль оештырырга телиләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова хәбәр итте.
«Без һичшиксез беренче фестивальне бик матур итеп уздырачакбыз. Һәм ул безнең традицион чара булыр дип өметләнәм. PROинтерес - республика яшьләре белән профориентация эшенең яңа юнәлешләреннән берсе», - диде спикер.
Закирова сүзләренә караганда, ел саен апрель аенда мәгариф оешмаларында мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары белән һөнәри юнәлеш бирү айлыгы үткәрелә. Эш «Мәгариф. Карьера» дигән күргәзмә белән тәмамланачак.
«Киләчәктә без фестивальне шул ук чорда – апрель аенда үткәрербез дип уйлыйм. Беренче фестиваль мондый чараның ни дәрәҗәдә кирәк булуын күрсәтәчәк», - дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры урынбасары.
Ул билгеләп үткәнчә, фестивальне уздыру вакытында укучылар өчен март аенда кызыклы уеннар һәм офлайн форматында мастер-класслар уздырылачак.