2022 елның 10 февралендә «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе — «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсының XIX сезоны ачылды. Быел бу чара халыкларның мәдәни мирасына багышлана.
Конкурс Россия тарих җәмгыяте Йортында Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган түгәрәк өстәл кысаларында башланып китте. Чара барышында РИО әгъзалары булган оешма җитәкчеләре һәм РИО төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре төбәкләрнең мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча планнар белән уртаклаштылар, шулай ук 2024 елда Суздаль шәһәренә (Владимир өлкәсе) нигез салынуның 1000 еллыгына әзерлек буенча фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл кысаларында «Минем илем — минем Россия» Бөтенроссия конкурсының XIX сезонына старт бирелде. Чараны Россия тарих җәмгыяте рәисе Сергей Нарышкин алып барды.
Бу юлы конкурс ике яшь категориясендә узачак: 14-17 яшь һәм 18-35 яшь. Катнашучылар Россия территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән мәдәни, белем бирү, техник һәм социаль-икътисадый проектлар тәкъдим итә алачак. Иң яхшы инициативалар адреслы ярдәм алачак. 17 номинациянең эчтәлеге ел саен аныклана һәм төзәтелә, тулы исемлекне конкурсның рәсми сайтында карарга була.
Быел конкурс дүрт этапта узачак. Беренчесе 2022 елның 10 февраленнән 24 апреленә кадәр дәвам итәчәк — бу чорда конкурсантлар үз проектларын рәсми сайтта урнаштырырга тиеш. 2022 елның 25 апреленнән 10 маена кадәр проектларга читтән торып экспертиза һәм киләсе этапта катнашучыларны билгеләү узачак. Өченче этап 2022 елның 11 маеннан 22 маена кадәр узачак, бу вакытта катнашучылар үз проектларын мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып дистанцион яклаячак. Җиңүчеләрне бүләкләү 2022 елның июнендә булачак.
Тулырак мәгълүматны проект сайтында белергә һәм конкурста катнашучы яки эксперт сыйфатында теркәлергә мөмкин. Катнашырга Россия һәм башка илләрдән проектлар авторлары чакырыла. Гаризалар 2022 елның 24 апреленә кадәр 23:50 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Номинациягә карап, җиңүчеләрне акчалата премияләр һәм проектны гамәлгә ашыру өчен грантлар, өстәмә белем бирү программалары, Россиянең эре компанияләрендә стажировка көтә. Моннан тыш, 17 яшькә кадәрге җиңүчеләр «Артек» Халыкара балалар үзәгендә (Кырым) һәм «Океан» Бөтенроссия балалар үзәгендә (Владивосток) белем бирү сменаларында катнашачаклар.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда конкурста катнашучылар саны 90 меңнән артып китте. Алар арасында Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән, шулай ук 24 чит ил дәүләтеннән-Болгария, Беларусь, Мисыр, Сербия, Вьетнам, Исландия, АКШ һ.б. бар иде. «Минем илем — минем Россия» Бөтенроссия конкурсы Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү Министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Чара «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.