ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Арча агросәнәгать көллияте абитуриентларны һөнәри белем алырга чакыра. Көллият Арчадан 18 километр ераклыкта Үрнәк бистәсенең матур почмагында урнашкан. 1944 елның 22 мартында ТАССРның игенчелек халык комиссариаты Арча авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбен ачу турында боерык чыгара. Көллият 78 ел дәвамында агросәнәгать комплексы белгечләрен әзерли. 2010 елда колледжга «120 нче һөнәр училищесы» филиалы, ә соңрак 96 нчы һөнәр лицее да кушылган.

21 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Түбән Кама ЗАГСында 14 яшькә җиткән Түбән Кама егетләренә паспортлар тапшыру тантанасы булды. Түбән Кама балалар йортының ике тәрбияләнүчесе - Владимир Х. һәм Александр К. үзләренең төп документын Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Валерьевна Камелина һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе миграция эшләре бүлеге башлыгы Галина Викторовна Баһаутдинова кулларыннан алдылар.


23
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

2019 елда нигез салынган «Алабуга Политех» инженер көллияте «Алабуга» МИЗ структурасына керә. Бу заманча, инновацион уку йорты, аны тәмамлаучылар алдында зур перспективалар ачыла.

18 февральдә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә Рөстәм Миңнеханов 9-11 сыйныф укучылары арасында Татарстан Президенты призына эшмәкәрлек олимпиадасы башлануы турында игълан итте. Республиканың иң яхшы яшь эшмәкәре өчен төп бүләк акча булачак.

Бүген, 22 нче февральдә, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә барышында мәгариф системасының аеруча актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстанда 1 марттан 15 апрельгә кадәр PROинтерес беренче һөнәри юнәлеш фестивале цифрлы форматта узачак. Анда 10 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Бу хакта матбугат конференциясендә фестиваль җитәкчесе Марат Исмәгыйлев хәбәр итте.

Нурлат балалар йортында Ватанны саклаучылар көне алдыннан батырлык һәм хокукый тәрбия дәресе үткәрелде. «Боевое Братство» ветераннар бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе рәисе Руслан Хәсәнов һәм «Форпост» Зеленодольск Үзәге директоры Екатерина Сметанина балаларга Ватанны саклау сагында торган һөнәрләр турында сөйләделәр.

Түбән Кама химия-технология институты базасында 2,5 млрд сумга яңа фәнни-мәгариф кампусы барлыкка киләчәк. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин хәбәр итте.


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

18, 21 февральдә Чирмешән һәм Әлмәт районнары «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының югары һөнәри этабында катнашты.

Балалар бакчалары мәгариф учреждениеләре булып тора, шуңа күрә алар киң полосалы интернет һәм Wi-Fi белән җиһазланган булырга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International