Арча агросәнәгать көллияте абитуриентларны һөнәри белем алырга чакыра. Көллият Арчадан 18 километр ераклыкта Үрнәк бистәсенең матур почмагында урнашкан. 1944 елның 22 мартында ТАССРның игенчелек халык комиссариаты Арча авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбен ачу турында боерык чыгара. Көллият 78 ел дәвамында агросәнәгать комплексы белгечләрен әзерли. 2010 елда колледжга «120 нче һөнәр училищесы» филиалы, ә соңрак 96 нчы һөнәр лицее да кушылган.
Көллияткә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар укырга килә ала. Көллият биш юнәлеш буенча белгечләр әзерләүне гамәлгә ашыра.
Хәзерге вакытта көллияттә 460 студент белем ала.
Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә укуның өстенлекләре:
Көллияттә белем алу – бушлай. Инде икенче курстан башлап, студентлар Татарстан оешмаларында укырга гына түгел, ә гамәли эш тәҗрибәсен дә ала алалар. Бу бигрәк тә хезмәт базарында заманча таләпләр булганда мөһим. Уку вакытында алар производствода практик күнекмәләр һәм кыйммәтле тәҗрибә генә алып калмыйча, акча да эшли ала. Көллияттә укыган вакытта алган белем һәм тәҗрибә – тиз һөнәри һәм карьера үсеше өчен менә дигән база. Тагын бер мөһим өстенлек – студентлар өчен уңайлы торак. Көллияткә керү өчен аттестатның уртача баллы кирәк.