БДИ - 2022: Җәмгыять белеменә әзерләнәбез

2022 елның 25 феврале, җомга

Инде ничә ел сайлап алу буенча бирелә торган фәннәр арасында җәмгыять белеме иң популяр имтихан булып кала, өстәвенә, аны тапшырырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. 2022 елда җәмгыять белеме буенча БДИга 333 меңнән артык гариза бирелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 26 меңгә күбрәк.

Ни өчен күп кеше нәкъ менә җәмгыять белемен сайлый? Бу сорауга җавап бик гади: җәмгыять белеме буенча БДИ бик күп белгечлекләргә керү өчен кирәк. Ә кайберәүләре ялгышып сайлыйлар. Тик җәмгыять белеме буенча БДИ гадиләрдән түгел. Шуңа күрә дә 2021 елда аны 20 процентка якын укучы тапшыра алмавы очраклы хәл түгел.

Гомумән алганда, 2022 елда имтихан биргәндә нәрсәләргә игътибар итәргә һәм нинди яңалыклар булачагын сөйлибез. Сүз уңаеннан, җәмгыять белемен вакытыннан алда тапшыру срогы - 7 апрельдә, ә төп чор - 9 июньдә булачак.

Шулай итеп, мәктәп укучылары кайсы мәсьәләләрдә ешрак хата җибәрә? Бу-закон чыгару һәм башкарма хакимият функцияләренең аермасы, вәкаләтләрне федераль һәм муниципаль хакимиятләр арасында бүлү. Күбесенә Конституциянең кайбер пунктларын аңлату көченнән килми. Шуңа күрә контроль-үлчәү материалларының икенче өлешендә РФ Конституциясе буенча җаваплы 23 нче номерлы бирем барлыкка килде. Игътибар: сорауларга җавап биреп, Конституциянең тиешле статьяларының номерларын җавапта күрсәтергә һәм аларның эчтәлеген шартлы рәвештә яңадан торгызырга кирәк түгел. Вакытны юкка сарыф итмәгез!

Тагын нинди үзгәрешләр? 2022 елгы имтихан эшеннән бер-берсенә охшаш биремнәр төшереп калдырылды. Имтихан вакыты кимеде - хәзер аны 3 сәгать 30 минут язачаклар, ә узган ел моның өчен 25 минутка күбрәк бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International