Чаллы «Ел тәрбиячесе» конкурсының зона этабын кабул итте

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

22 февральдә Яр Чаллыда «Ел тәрбиячесе-2022» республика һөнәри конкурсының зона этабы узды.

Яр Чаллыдан, шулай ук Алабуга, Зәй, Түбән Кама районнарыннан катнашучылар һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. 

Зона этабы бер тема буенча берләшкән 2 чараны үз эченә ала: «Минем педагогик табышым» һәм «Балалар белән педагогик чара». Уен формасында педагоглар Чаллы балаларын республика шәһәрләре, Кояш системасы планеталары белән таныштырды, алар өчен микроскоп белән экспериментлар үткәрделәр, сизү органнары, финанс белеме нигезләре һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләделәр.

1 нче һәм 2 нче март көннәрендә Казанда «Ел тәрбиячесе» һөнәри конкурсының зона этабы тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International