Казанда мәктәп туклану комбинаты cook&chill системасы җиһазларының җитештерүчәнлеген 1,5 тапкырга тизләтте

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

2021 елда «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ склад инфраструктурасын һәм туклану комбинатының җитештерү куәтләрен масштаблы технологик модернизацияләү һәм оптимальләштерүне үткәрде. Әлеге эшкә 49,1 млн сум акча тотылган.

Cook&chill (әзерләү һәм алга таба суыту) системасын тәэмин итүче шок суыту аппаратлары линиясе алыштырылган. Яңа җиһазлар ярдәмендә җитештерүчәнлек 1,5 тапкырга арткан – 45 минут эчендә 6400 порциядән 9600 порциягә кадәр, бу үз вакытында WorldSkills чемпионаты өчен сатып алынган яңа пароконвектоматларның суммар егәрлегенә туры килә башлаган. Яңа шокерларның термощупы ризыкларның тиешле температурага кадәр суынуын автоматик рәвештә күрсәтә.

Пилмәннәр җитештерү дә нәтиҗәлерәк була башлады: CD-800 яңа пилмән җитештерү аппаратының куәте әзер продукт күләмен 2 тапкырдан да арттырырга мөмкинлек биргән, хәзер ул сәгатенә 550 килограмм пилмән җитештерә.

2021 елда склад инфраструктурасы һәм продуктларны саклау системасы җитди модернизацияләнде, өстәмә төзелеш булмады, эшләр бары тик оптимальләштерү хисабына гына башкарылды. Хәзер комбинатның суыткычларының гомуми мәйданы 840 кв. м тәшкил итә, бу ике атналык ит, кош-корт, май запасын сыйфатына зыян китермичә сакларга мөмкинлек бирә.

Бөртекле продуктлар склады мәйданы 790 кв. метрга кадәр киңәйтелгән, шуның аркасында ярма, он һәм шикәр запасын 20% ка арттыру мөмкинлеге барлыкка килгән.

Быел складларда урынны тагы арттыру планлаштырыла. Ел ахырына продуктларны саклау мәйданы 2730 кв. м тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» акционерлык җәмгыяте 1065 учреждениедә 280,7 мең кеше өчен туклану оештыра: Казанның һәм республиканың 8 районының 367 мәктәбендә, Казанның һәм республиканың 10 районының 681 балалар бакчасында, Казанның 9 хастаханәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International