ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2021 ел
җомга

Бөтенроссия «Орленок» балалар үзәгендә 2021 елның уникенче сменасы эшли башлады. Балалар унбер белем бирү программасында катнашачак, аларның күбесе техник юнәлешкә ия.


4
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгате. 

12 октябрьдә бөтен Россия буенча уку платформасында рус әдәбияты буенча түләүсез мәктәп укучылары олимпиадасы старт алды. Чара «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә literatura.uchi.ru сайтында уза,  мәктәп каникуллары уңаеннан, оештыручылар Олимпиада үткәрүне бер атнага озайтты – барлык теләүчеләрнең дә әдәбият буенча белемнәрен 8 ноябрьгә кадәр тикшерү мөмкинлеге булачак.

2021 елның 1-7 ноябрендә Сәләтле балалар өчен «Дуслык» балалар белем бирү-сәламәтләндерү комплексы базасында «Геометрия буенча җыеннар» республика профиль сменасы кысаларында 7 нче сыйныф укучылары өчен математика буенча укыту-тренировка җыеннары үткәрелә.

Казанда алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» Халыкара агарту акциясе узды. Ул бөтен шәһәр буенча алты төрле мәйданчыкта, шулай ук онлайн режимда узды.


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Олимпиада 10 ноябрьдә республиканың 24 гомумбелем бирү фәннәре, шулай ук рус теле һәм рус әдәбияты, туган телләре (чуаш, удмурт, мари, мордва) булган мәктәп укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты, көнчыгыш (гарәп һәм төрек) телләре, геология, Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча алдан билгеләнгән төп мәйданчыкларда старт ала.

Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев «Абилимпикс» Халыкара Федерациясе Генераль секретаре Тацуйей Кубомура белән «Абилимпикс» Х халыкара чемпионатын уздыру перспективалары турында фикер алышты.

Югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар 8 ноябрьдән дистанцион форматта укытуны оештыра алалар. Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы тиешле боерыкны чыгарды. 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарыннан килгән күп санлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, алар социаль челтәрләрдә һәм телеграмма-каналларда дүшәмбе, 8 ноябрь көннәрендә Казанның балалар бакчаларына ата-аналар бары тик QR-код булганда гына эләгә ала, дип хәбәр итәбез: әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да, Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе дә балалар бакчалары территориясендә ата-аналарны ничек кертү буенча бернинди күрсәтмәләр бирмәде.

Көзге каникуллар вакытында 14 меңнән артык бала Татарстанның 300 лагеренда ял итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International