Көзге каникулларда 14 меңнән артык бала Татарстан лагерьларына барачак

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Көзге каникуллар вакытында 14 меңнән артык бала Татарстанның 300 лагеренда ял итәчәк.

Ял ике форматта оештырылачак: шәһәр читендәге сәламәтләндерү учреждениеләрендә һәм көндезге ял лагерьларында смена. Шәһәр читендәге ял 45 учреждениедә планлаштырылган, алар 5 меңнән артык кешене колачлый, 8 меңнән артык бала көндезге 250 лагерьда ял итәчәк.

Сменаларның иң популяр юнәлешләре физкультура - спорт, иҗади һәм it-сменалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International