РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы: югары уку йортлары 8 ноябрьдән дистанцион укытуны дәвам итәргә хокуклы

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар 8 ноябрьдән дистанцион форматта укытуны оештыра алалар. Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы тиешле боерыкны чыгарды. 

"Югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар укытуны мөстәкыйль эш рәвешендә яки дистанцион технологияләр кулланып үткәрүне дәвам итәргә хокуклы", — диелә ведомство матбугат хезмәте хәбәрендә.

Мөстәкыйль эш куздырылган вакытта укучылар методик ярдәм белән тәэмин ителергә тиеш, дип аныклана. Шул ук вакытта студентларны алдан, өч көн эчендә эш күләме турында кисәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International