ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллы шәһәренә килде. Визиты кысаларында ул Замелекесье микрорайонында яңа мәктәп ачылышында катнашты.

24 август көнне Район мәдәният йортында педагогларның традицион август киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры  Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы, Башкарма комитет җитәкчесе, бүлек  мөдирләре, авыл җирлеге Башлыклары катнашты.

Бу атнада Башкортстанда узачак IX «Яшь профессионаллар» милли чемпионаты финалында Татарстан җыелма командасы 23 яңа компетенциядә чыгыш ясаячак. Бу хакта һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.

Бүген РФ Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша Дәүләт Советы Президиумы утырышын уздырачак һәм укытучылар, укучылар һәм студентлар белән аерым әңгәмә корачак.

23 августта физкультура-спорт юнәлешендәге «#PROСПОРТ» профориентация мәктәбенә старт бирелде. Мәктәп "Без бергә-2021"республика профильле сменасы кысаларында уза.

28 августта «Большая перемена» Бөтенроссия конкурсы – «Россия – мөмкинлекләр иле»Президент платформасы проекты ярымфиналлары старт ала. Конкурсның ярымфиналына илнең барлык төбәкләреннән 6000 укучы чыкты.

“Энергетик” мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Анда ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Минзәлә районында мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды.

Узган елның 1 сентябреннән 1-4 сыйныф укучыларының барысы да кайнар туклану белән тәэмин ителергә тиеш иде. Әмма балаларның үзләрен дә, аларның әти-әниләрен дә тәкъдим ителә торган ризыкларның сыйфаты канәгатьләндермәде. Медиклар киңәшләре буенча дөрес тукланырга күнекмәгән балалар да бар.

Агымдагы елның 13 сентябреннән 4 октябренә кадәр Россиянең барлык төбәкләрендә 1-9 нчы сыйныф укучылары экология буенча онлайн-олимпиадада үз белемнәрен тикшерә алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International