ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Питрәч районында яңа уку елында парта артына 6 меңнән артык укучы утырачак — бу узган ел белән чагыштырганда 2 меңгә күбрәк. Бу хакта традицион август киңәшмәсендә Питрәч муниципаль районының мәгариф бүлеге начальнигы Марина Харитонова хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы 1 сентябрь барлык мәктәпләрдә дә көндезге форматта узачак, дип билгеләп үтте.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт БДИ камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыюны һәм анализлауны тәмамлады. Исегезгә төшерәбез, ведомство мондый акцияне гадәттәгечә имтиханнарның төп чорыннан соң үткәрә: үз идеяләрен электрон почтага ата-аналар һәм укытучылар җибәрә.

Бүген Россиядә тулы көн гомуми белем бирү мәктәпләренә ихтыяҗ зур. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин гомуми белем бирү мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Президиумы утырышында белдерде.

25 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән «Лучики» яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты.

Татарстан Республикасы Фән һәм технологияләр елы кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Фән янәшәдә» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Россиядә укучыларга психологик ярдәм күрсәтү буенча интернет-платформа барлыкка киләчәк. РФ Президенты Владимир Путин аны чәршәмбе көнне җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда булдыру тәкъдимен хуплады.

8-11 сыйныф укучылары ике еллык курсларда программалаштыру телләрен бушлай өйрәнә алачак. Бу хакта "Мәгариф өлкәсен цифрлаштыру һәм цифрлы трансформацияләү: яңа технологияләрне куллану трендлары" онлайн-конференциясендә Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының программаларны һәм проектларны координацияләү департаменты директоры Татьяна Трубникова хәбәр итте.

Якындагы биш-алты елда хезмәт базарында теләсә кайсы профильдәге ИТ-өлкә, шулай ук чиктәш тармаклар белгечләренә ихтыяҗ зур булачак. 

26 августта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Казанда мәгариф өлкәсендә халык хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International