14 ноябрьдә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү укытучылары советы эше кысаларында «ПроДвижение» Россия Федерациясенең “Клубный десант” мәктәпкәчә белем бирү укытучылары слеты узды.
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге 38 нче катнаш төрдәге балалар бакчасына капиталь ремонт эшләре тәмамланды.
Казанда Подлужная урамында урнашкан Мәгариф хезмәткәрләре йортында яңарту эшләре дәвам итә.
Татарстанда эшләүче яшьләрнең ел саен уздырыла торган «Безнең заман – Наше время» XIII ачык республика телевизион иҗат фестиваленә йомгак ясадылар.
Республиканың «Беренчеләр хәрәкәте» беренчел бүлекчәләре өчен Татарстан Рәисенең грант конкурсынга гаризалар тапшыру кампаниясе старт алды.
Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 88 нче Яр Чаллы мәктәбе укытучы -дефектологы Ильвира Сарыймовага, бу көннәрдә Мәскәүдә узучы укытучы-дефектологларның VI бөтенроссия съездында, «Профессиягә тугрылык өчен» дигән мактаулы истәлек билгесе бирелде.
Мәскәүдә Җиңү музеенда «Без срока давности» Бөтенроссия тикшеренү проектлары конкурсында һәм «Лента памяти» кинопедагогика буенча Бөтенроссия методик эшләнмәләр фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
13 ноябрь көнне Казан дәүләт инженерлык мәктәбе студентлары С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында танышу стажировкасында булдылар.
12 ноябрьдә «Терра Тех» АҖ делегациясе А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының (КНИТУ-КАИ) Алдынгы инженерлык мәктәбендә булды.
11 ноябрьдә «КАМАЗ» белгечләре өчен «Адванс Инжиниринг» белән берлектә Казан федераль университетының Алдынгы инженерлык мәктәбе оештырган «САПР инженерлык дизайны» квалификациясен күтәрү курсы үткәрелде.