Бүген 12:30 дан 13:15 сәгатькә кадәр РФ халыкларының туган телләрне саклау һәм өйрәнү фонды ел саен уздырыла торган "Кызыл мәйдан" китап фестивалендә катнашачак. Чара "Ватан тарихы" юнәлеше кысаларында узачак.
Казанда 189 номерлы «Заман» күппрофильле гимназиясендә «Педагог психолог», «Кешене тәрбияләү», «Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү өлкәсе педагог хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурслары финалы башланды.
Чаллыда полилингваль мәктәп төзелешенә Татарстан бюджетыннан 1 млрд сум акча бүленеп биреләчәк. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Премьер-министр Михаил Мишустин узган ел укуларын тәмамлаган көллият һәм югары уку йортларын тәмамлаган, әмма коронавирус таралу сәбәпле, эш таба алмаганнарга эшкә урнаштыруда ярдәм итү турында игълан итте.
Милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәтенә кече яшьтән балаларны җәлеп итәргә кирәк. Мондый фикерне РФ Иҗтимагый палатасының мәктәпкәчә, мәктәп, урта һөнәри белем бирүне үстерү комиссиясе рәисе Наталья Кравченко «Белем бирү мохите» онлайн-программасы барышында әйтте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников мәктәпләргә машина йөртү дәресләрен кайтарырга тәкъдим итте. Бу барлык укучыларның грамоталылыгын һәм куркынычсызлыгын арттырып кына калмыйча, аларга аттестат белән бергә 17 яшьтән машина йөртү таныклыгын алырга да мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде генерал.
НТИның Түгәрәк хәрәкәте һәм Иннополис университеты робототехника түгәрәкләре өчен технологик продуктларның беренче тикшеренүенә йомгак ясады.
"Минем ил — минем Россия" XVIII бөтенроссия конкурсының ачык этаплары — "Россия — мөмкинлекләр иле" президент платформасы проектларының берсе 12 июльдә башлана һәм 2021 елның сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Мәгариф министрлыгы агымдагы календарь график нигезендә төбәкләрнең "Мәгариф" илкүләм проекты буенча үз йөкләмәләрен үтәве белән вәзгыятьне өзлексез контрольдә тота. Күрсәтелгән срокларда кирәкле күрсәткечләргә ирешмәгән һәм элеккечә «кызыл» зонада булган өч төбәккә аерым игътибар бирелә. Бу —Түбән Новгород, Тула һәм Тверь өлкәләре.
Дәүләт башлыгы Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинның Саклык банкы һәм "Просвещение" компаниясе катнашында мәктәп белеме программасы тормышка ашырылуы турында сүзләрен әнә шулай шәрехләде.