Әдәбият, география, химия һәм рус теле буенча БДИның башлангыч нәтиҗәләре 2020 һәм 2019 еллар нәтиҗәләренә тиң һәм алар сизелерлек үсеш яки кимү күрсәтми.
2021 елның 16 июнендә география, әдәбият, химия буенча 31 майда тапшырылган БДИ нәтиҗәләре басылып чыкты.
15 июньнән «Дуслык» савыктыру-белем бирү комплексы базасында «Алан» IV Казан (бөтенроссия) җәйге күппредметлы мәктәбе старт алды. Беренче сессия химия һәм географиягә багышланган. Смена 18 көн дәвам итәчәк.
20 июньнән Россия югары уку йортлары "бакалавриат" һәм "специалитет" программалары буенча документлар кабул итә башлаячак. Абитуриентлар өчен 576 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән.
Балалар лагерьларына юллама бәясенең 50% ын кайтаруга гаризаларны 15 июньнән рәсмиләштерергә мөмкин, дип хәбәр итте Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова.
10 августка кадәр «Үтәли белем бирү траекторияләре» мәктәп коллективлары арасында Бөтенроссия грантлар конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта конкурсны оештыручы – «Обрсоюз» КБО хәбәр итте.
2021 елда агымдагы ремонт эшләре 201 Казан мәгариф учреждениесенә кагылачак. Бу максатлар өчен республика һәм шәһәр бюджетларыннан 291 млн.сум бүлеп бирелгән.
Әдәбият, география, химия һәм рус теле буенча БДИ-2021 беренчел нәтиҗәләре аларның тотрыклылыгы турында сөйли. Барлык узган имтиханнар узган ел дәрәҗәсендә тапшырылган, дип белдерде сишәмбе көнне Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев 2021 елда БДИга багышланган матбугат конференциясендә.
Халыкара компетенцияләр үзәгендә – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында IT-cube балалар иҗат үзәгенә укырга җыю ачылды.
Казан дәүләт энергетика университетында хезмәт куйган яшь укытучы Регина Исхакова «2021 елның иң яхшы яшь укытучысы» исеменә лаек булды.