ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 31 май - 1 июнендә Мәскәүдә Бөтенроссия инженерлык конкурсының (ВИК) финалы узды, аны оештыручы Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, конкурс операторы – НИЯУ МИФИ.

Казанда 30 ел элек төзелгән 25 мәктәпкә ремонт кирәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган киңәшмәдә социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча шәһәр департаменты директоры Петр Королев сөйләде.

РФ президенты Владимир Путин мәгариф министры Сергей Кравцов белән эшлекле очрашу вакытында "Ел укытучысы" педагогик конкурсын статик түгел, ә җанлы һәм мавыктыргыч итәргә кирәк, дип белдерде.

2021 елның 27-29 май көннәрендә Зәй муниципаль районында мәктәп укучыларының «Президент спорт уеннары» Бөтенроссия спорт уеннарының төбәк  этабы финалы узды.


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген, 15 июньдә, Татарстанның 6594 чыгарылыш сыйныф укучысы җәмгыять белеме буенча БДИ тапшыра. Аларның 6104е – агымдагы елның унберенче сыйныф укучылары, 455е – узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, 35е – көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар.

37 учреждениедә яңа ясле төркемнәр барлыкка киләчәк.

Имтиханнарның күпчелек өлеше, алар арасында иң массакүләмнәре дә булган  - рус теле, математика һәм тарих, инде артта калды, һәм алар штат режимында узды. Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын чит телләр, җәмгыять белеме, биология һәм информатика буенча имтиханнар көтә. 25 июньдә  информатика буенча имтихан БДИның элек расланган төп чоры графигын тәмамлый.

3 июньнән 7 июньгә кадәр Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр Төньяк Кавказ буйлап экскурсия сәфәрендә булу бәхетенә иреште. Сәфәрне «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды оештырды.

Бөгелмә районының Подгорная  мәктәбендә республика программасы буенча капиталь ремонт бара. Уку йортын яңартуга Татарстан бюджетыннан 27,3 млн сум акча бүлеп бирелгән.

«БОЛГАР – ТУГАН ТЕЛ» VIII ТӨБӘКАРА ФОРУМ яңа форматта эшен башлады, ул ТР яшьләр эшләре министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәмендә уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International