ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

Казан шәһәренең Идел буе районы егетләр командасы «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасының Идел буе федераль округы чемпионаты финалы призерлары булдылар.

Татарстанда мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен тантаналы чаралар үткәрүне тыю өчен нигез юк. Бу хакта «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Без Бөек Держава өчен» бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Россия көне!» Бөтенроссия музыкаль фестиваль-конкурсы 2021 елның 12 июнендә узачак. Конкурсның төп максаты – илебез мәдәниятен, заманча сәнгатьне һәм халык иҗатын үстерү һәм популярлаштыру. "Конкурста катнашуга дөньяның барлык илләре гражданнары, сәләтле балалар, яшүсмерләр, иҗади яшьләр һәм 3 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар чакырыла. Конкурс 9 номинациядә үткәрелә, һәр катнашучы теләсә нинди сандагы әсәрләрне тәкъдим итә”, - дип хәбәр итә оештыручылар.


15
май, 2021 ел
шимбә

Россия урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә якын килүне актив рәвештә яңарта, бу эш 1өнәри белемнең кирәклеге һәм абруе булсын өчен эшләнә. Бу хакта РФ хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хөкүмәт хисабы барышында хәбәр итте.

Россия мәгариф министрлыгының «Кванториада-2021» Бөтенроссия балалар инженер командалары конкурсының сайлап алу этабы башланды, аның дәвамында командаларга регламентларны өйрәнергә, бирем сайларга һәм эш башларга тәкъдим ителә.

Быел Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен аттестация кампаниясе штат режимында узачак, БДИның төп чоры 31 майда башланачак, 2 июльдә тәмамланачак. Бу хакта  РФ президенты Владимир Путин үткәргән утырышта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

9 нчы һәм 11 нче сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе 2021 елда штатлы режимда узачак, имтиханнар уздыру пунктлары махсус әзерләнәчәк, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов.

Фән һәм югары белем министрлыгы 2021 елда мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге юнәлешләргә абитуриентларга ихтыяҗ артуын фаразлый. Бу хакта РФ президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсе барышында фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде.

14-15 майда Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы һәм Мәгарифне үстерүнең яңа формалары фонды «Мәгариф формуласы» Бөтенроссия форумы уздырачак. 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ректор вазисын башкаручы Тимур Алибаевны КНИТУ-КАИ коллективына югары уку йортының гыйльми советы утырышында тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International