Зеленодольск муниципаль районының Осиново авылында В.В.Карпов исемендәге лицей базасында онлайн-режимда мәктәп директорлары һәм укытучылары өчен “Үсеш ноктасы - уңышка юл” семинары узды. Лицей педагоглары хезмәттәшләрен үз эшләренең төп юнәлешләре белән таныштырды.
Бу түләүләр кайбер төбәкләргә 2021 елның мартыннан ук кертелә.
Чаллы шәһәренең «Кванториум» мобиль технопаркында инженерлык белгечлекләре буенча балаларга өстәмә белем бирү өчен заманча техника белән комплектланган автомобиль пәйда булды.
Инвалидлар декадасы кысаларында Чаллының балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәге оештырган «Йөрәктән йөрәккә» дип аталган яңа ел бәйрәмен уздыру күркәм традициягә әйләнде.
2020 елда Татарстанда 600 ятим бала торак белән тәэмин ителгән. Аларның соңгысы бүген "Салават Күпере" торак районында фатир ачкычы алды. Бу хакта республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Г.Р. Державин исемендәге Сокура мәктәбе укучысы Сәрвәр Рөстәмов «Фәндә беренче адымнар» XXVI Бөтенроссия балалар иҗат эшләре конкурсында уңышлы чыгыш ясады.
"Россия электрон мәктәбе" платформасында "Россиянең илкүләм проектлары" дәресе барлыкка килде, ул илкүләм максатларга һәм илкүләм проектларга багышланган.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең “Гаилә һәм мәктәп” журналы белән берлектә оештыра торган “Туган тел” олимпиадасының җиңүчеләрен бүләкләү булып узды. Бу турыда институтның яңалыклар тасмасында хәбәр ителә.
Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән «Кулга-кул тотыныйк, дуслар!» XIII сәнгать фестивале гала-концерты узды. Ноябрьдә узган сайлап алу турларында 600 кеше катнашты. Финал узды һәм 21-нче, 22-нче декабрьдә Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында 200 конкурсант чыгыш ясады. Видеода яздырылган концертны барлык теләүчеләр дә күрә алачак.
2021 елдан 2024 елга кадәр 1 миллион 200 мең урынлык 1 910 заманча мәктәп төзеләчәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда РФ мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде.