Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан килгән Яңа ел котлауларын һәм татлы бүләкләрен олимпиадаларда катнашучылар, төрле конкурслар, чаралар һәм ярышлар активистлары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр алды.
«Адымнар» күптелле белем бирү комплексы татар телен өйрәнергә теләгән ата-аналар өчен «Татар теле. Интенсив» курслары оештыра. Бу турыда мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов журналистлар белән очрашуда әйтте.
Киләсе 2021 ел Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин кичә шул хактагы боерыкны имзалады. Бу турыда Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2021 елда Яр Чаллыда өч яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу хакта матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков хәбәр итте.
25 декабрьдә Казанның «Салават Күпере» торак комплексында төзелгән яңа мәктәп Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында уңай бәяләмә алды.
«IT-cube» балалар ИТ-иҗаты үзәге КЦК-КТИТС базасында 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны бушлай ИТ-укытуга гаризалар бирү кампаниясе башлануы турында игълан итә. Укуга сылтама буенча язылырга мөмкин.
Декабрь уртасына кадәр хәрби комиссариатлар көзге чакырылыш белән мәшгуль иде. Шуңа күрә аларның документлар җыю һәм Россия Оборона министрлыгы вузларына укырга керүче кандидатларны алдан сайлап алу буенча төп эшләре Яңа елдан соң башлана. Гариза бирү өчен оптималь вакыт - 2021 елның гыйнвар ае.
Казан федераль университеты Алабуга институтының Камил Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йортында «IT-каникуллар» яңа фәнни-популяр проекты эшли башлады.
Гражданнары яклау көллияте базасында “Техносфера куркынычсызлыгы һәм табигый җайланыш” Төбәкара дистанцион һөнәри осталык олимпиадасы булып узды.
Киләсе елда бердәм дәүләт имтиханнарын 31 майдан 2 июльгә кадәр уздыру планлаштырыла. Шул ук вакытта БДИны алдан тапшырып булмаячак. Бу хакта Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдерде.