ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Бүген, 26 декабрьдә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Ана теле» тел мәктәбенең иң актив кулланучылары белән очрашты. Очрашуда Онлайн-мәктәп үзәге белгечләре дә катнашты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә хезмәттә зур уңышларга ирешкән татарстанлыларга Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әлеге бүләкләргә икътисад, социаль, мәдәният, мәгариф, җитештерү, сәнәгать һ.б. өлкәләрдә эшләүче 46 кеше, шулай ук хезмәт ветераннары лаек булды.

Вероника Державина Мәскәү районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172-нче номерлы мәктәптә эшли.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары белән очрашты.

2020 елда барлык 1-4 сыйныф укучыларын сыйфатлы бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү өчен барысы да эшләнде. Бу хакта төбәкләр белән атналык киңәшмәдә Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть Арена» боз сараенда республика Чыршы бәйрәмендә катнашучы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

 Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында 40 сабыйга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды. Моңа кадәр эшләгән 20 урынлы бакча инде кысанайган, анда өч дистәдән артык бала йөри иде. 

Түбән Каманың 25 нче гимназия укучысы Светлана Романова «Мәктәп укучысы күзлегеннән көндәшлек» конкурсында беренче урын яулады.

 


25
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстанда кышкы каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Алар санитар-эпидемиологик шартларны үтәп эш итәчәк.

Педагогларны һөнәри үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча “Түгәрәк өстәл” Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге базасында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International