22 һәм 23 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге онлайн режимда «Гомуми белем бирү системасында сәләтле балалар: проблемалар, перспективалар, үсеш» VII Республика (I Идел буе) фәнни-гамәли конференциясен уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга яңа мәктәп автобусларыннан символик ачкыч тапшырды.
Казанда «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге ачылды. Ул КФУның Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге мәйданчыгында урнашкан.
Быел Президент чыршысына сигез меңнән артык бала чакырылган. Республика чыршысына 8400 бала катнашачак. Чарага укуда, спортта зур уңышларга ирешкән, шулай ук авыр тормыш шартларына дучар булган һәм ятим балалар чакырылган.
Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты укучылары «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» фестиваленең гала-концертында чыгыш ясадылар.
КНИТУ-КАИның Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институты электроника, программалаштыру, фотоника һәм телекоммуникацияләр өлкәсендә яшьләрнең фәнни-тикшеренү, иҗади эшләре (проектлары) конкурсын игълан итә.
22 декабрьдә Казан дәүләт аграр университетында Junior Skills форматында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча конкурс узды.
Иннополис Университетының мехатроника, идарә һәм прототиплаштыру лабораториясе белгечләре РФФИ һәм Лондон Королева җәмгыятенең Иң яхшы фәнни проектларына конкурсында 1,5 миллион сум оттылар.
23 декабрьдә Татарстанның Балык Бистәсе районы Биектау авылында «Кояшкай» яңа балалар бакчасы ачылды. Ул 50 урынга исәпләнгән. Тантаналы чарада республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
23 декабрьдә Казан радиомеханика көллиятендә «Ил икътисадын модернизацияләү һәм интенсификацияләү барышында һөнәри белем сыйфатын үстерү һәм камилләштерү» республика фәнни-гамәли конференциясе узды.