Казанның «Салават Күпере» торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше финиш сызыгына чыккан. Төзүче оешма тарафыннан төзелешне тәмамлау турында җиткерелгән хәбәр буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары белем бирү учреждениесендә ахыргы тикшерүгә кереште.
Һөнәри осталыкны бәяләүче үзәктә берьюлы 25 педагогка диагностика үткәрергә була.
Univer.tatar порталында сигез төрле юнәлеш буенча татар телендә өстәмә белем алу курслары урнаштырылган. Курсларны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Ачык Университет һәм Lenar Wealth Management оешмасы тәкъдим итә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Зөһрә Вилданова сөйләде.
24 декабрьдә Мәскәү вакыты буенча 12:00 сәгатьтә төбәк дәрәҗәсендә педагогларның һөнәри үсеше милли системасын формалаштыруда квалификацияне бәйсез бәяләү роленә багышланган туры эфир узачак.
Казан дәүләт энергетика университеты 2021 елда студентлар өчен яңа тулай торак ачачак. Югары уку йорты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов 21 катлы бина чит шәһәр һәм чит илләрдән килгән студентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган йорт булачагын белдерде. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда сөйләде.
2020 елның 21 декабреннән 2021 елның 15 апреленә кадәр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең иң югары башкарма органнары җитәкчеләре белән берлектә мәктәп укучылары арасында «Без срока давности» Бөтенроссия иншалар конкурсы үткәрә.
Роспотребнадзор мәктәпләр, балалар бакчалары, лагерьлар һәм башка балалар учреждениеләре эшенә яңа таләпләр раслады. Яңа санитар кагыйдәләр 2.4. 3648-20 2021 елның 1 гыйнварыннан 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
21-23 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында укучыларның туган (чуваш, удмурт, мари, мордва) телләре һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Казанның Киров районында катнаш төрдәге 7-нче номерлы «Алтын хыял» билингваль балалар бакчасы ачылды. Бу төзелә торган «Залесный сити» торак комплексы территориясендә беренче мәктәпкәчә учреждение. Төп белем бирү программасыннан тыш, балалар робототехниканы ике дәүләт телендә дә үзләштерәчәкләр һәм IT-технологияләрне өйрәнәчәкләр, музыкаль һәм хореографик талантларын үстерәчәкләр. Яңа учреждениедә Казан Мэры Илсур Метшин булды.
Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык Россия вузларына чит ил гражданнарын кабул итү буенча 2020 елга нәтиҗә ясады.